IX Халыкара мөселман киносы фестивале бюджеты 15 млн. сум тәшкил итә

27.08.2013

Казанда 2013 елның 5-11 сентябрь көннәрендә узачак IX Халыкара мөселман киносы фестиваленең бюджеты 15 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

“Фестивальне уздыруга 1 млн. 925 мең сум – ТР Президентының гранты, 5 млн. сум – ТР Мәдәният министрлыгыннан бүлеп бирелгән, калганы – республика бюджеты һәм иганәчеләр акчалары”,- дип хәбәр итте Гүзәл Нигъмәтуллина.

“Казан мөселман киносы фестивале безнең республика брендына әйләнде. Узган елда килгән бик күп дәрәҗәле кунаклар гонорар да сорамады. Алар фестивальгә карата зур кызыксыну белдерде. Яшь кинематография актив үсеш ала. Балалар секциясенең булуы да алга китеш турында сөйли”,-диде ТР мәдәният министры урынбасары.

IX Халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Фестиваль Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Форумны оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, ТР “Татаркино” ГБУК һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге катнашында Россия мөфтиләр советы.


“Татар-информ” МА