Татарстан аграрийлары шикәр чөгендеренең калган 27 мең гектарын җыюны 15-20 көн эчендә тәмамларга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Апас һәм Буа районнарында булганда шундый максат куйды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Бүген Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика күренекле урыннарының үткән ял көннәрендә тәмамланган "Россия 10" федераль проектында катнашуның нәтиҗәләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, интернет-тавыш бирү оештыручылары конкурсның ачыграк һәм аңлаешлы булуын тәэмин итәргә тиеш иделәр.
“Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә сентябрь сайлауларыннан соң, киеренкелекне бетерергә ярамый, киресенчә, кешеләр белән эшне, аларның проблемаларын чишүне яхшыртырга кирәк, дип белдерде Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Мәскәүдә партия съездында. Съезда ТРдан 27 делегат катнаша, шул исәптән, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын үтәмәгән өчен, берничә муниципаль берәмлекнең башлыкларын тәнкыйтьләде.