Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашты

07.10.2013


Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашты. Делегация җавап сәфәр белән Татарстанда һәм Россиянең лидер-төбәкләренең берсенең үсеш тәҗрибәсе белән таныша.

Делегация составына Әстерхан өлкәсе губернаторы хакимияте җитәкчесе Канат Шантимиров, өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары – төзелеш һәм юл хуҗалыгы министры Расүл Солтанов, Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары – финанслар министры Виталий Шведов, Әстерхан өлкәсе Думасы, алдынгы предприятие вәкилләре һ.б. кергән.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларны җылы каршы алды. Республика парламенты башлыгы республика халкының этник составы, 170 артык төрле милләт яшәү шартларында милләтара һәм конфессияара аңлашуны саклау өлкәсендә башкарыла торган эш турында сөйләде.

ТР дәүләт Советы Рәисе төп икътисади һәм сәнәгать тармаклары үсеше турында хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин “Алабуга” МИЗ, “КАМАЗ” ААҖ кебек объектларны билгеләп үтте, Татарстанның нефть һәм химия тармагы предприятиеләренең республика һәм федераль бюджетларга керткән өлешен ассызыклап үтте. Универсиаданы уздыруга бәйле рәвештә барлыкка килгән яңа инфраструктура объектлары белән горурланырлык булды.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап үткәнчә, республика сәнәгате, Әстерхан өлкәсеннән аермалы буларак, нигездә тышкы базарга йөз тота һәм шуңа күрә бәйле булып кала – дөнья икътисадындагы вазгыять продукцияне сатуга тәэсир итә.

“Без сезнең сорауларны тыңларга һәм безнең инвесторлар, предприятиеләр белән чишү юлларын эзләүгә кушылырга әзер, - дип үз чыгышын тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика озак вакытка дәвам ителгән элемтәләр яклы”.

Канат Шантимиров җавап сүзендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин исменнән саләмләү сүзләре белдерде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле әстерханлыларның яраткан урынына әйләнде, дип ассызыклады ул.

“Вакыты белән без бүген Татарстан икътисад, инфраструктура, халыкның яшәү шартларын күтәрүдә ирешкән уңышларына ак көнләшү белән карыйбыз һәм горурланабыз, - дип дәвам итте Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе. – Сез башкарган эшләр гомумән Россия үсешенә аерым өлеш кертә”. Ул республиканың икътисады үсешеннән тыш хакимият тармаклары мөнәсәбәтләре тәҗрибәсен өйрәнү теләген белдерде.

Яклар киләчәктә ике як өчен дә уңышлы булган хезмәтәшлек турында фикер алышу хакында килеште. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев кунаклар өчен Парламент үзәге һәм Парламентаризм музее буенча экскурсия үткәрде. Делегация әгъзалары республикага сәфәр кысаларында Универсиада объектларында, әйдәп баручы сәнәгать үзәкләрендә, Казанның истәлекле урыннарында булачак.