Яңалыклар

27.11.2013
Бүген Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
27.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган кышкы чорга әзерлек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

27.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

26.11.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы иминлеген тәэмин итүче Үзәк хәрби округы офицерларын бүләкләде.

26.11.2013
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулай продукты 150-152 млрд.сум тәшкил итәр, дип көтә. Акчалата керемнең гомуми күләме 64-65 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразланыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.
26.11.2013
Быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышы – республикада әлеге культураны үстерү тарихында иң югары, ул 383 ц/га тәшкил итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада 55,3 мең га мәйданнан 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган.
26.11.2013

Бүген ФКХның ТР буенча Идарәсе бинасында 17 ноябрь көнне авиакатастрофада һәлак булган Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов белән хушлашу чарасы узды. Генерал-лейтенант Антонов белән хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  республика Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомтсволары җитәкчеләре, ФКХнең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләре килде.

26.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильменау Техник университеты (Германия) ректоры профессор Петер Шарфф белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар Туполев исемендәге Казан милли эзләнү техник университеты – КНИТУ-КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

25.11.2013

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык егәре булган урта сыйныф формалаштыру – Татарсан җитәкчелегенең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Идел” граждан университеты” мәгариф проекты сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Татнефть" ААҖ Директорлар советы рәисе ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов катнашты.

25.11.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Александр Лаврентьев һ.б. катнашты.

Битләр: << 1711 ( 1712 ) 1713 1714 1715 1716 1717 1718 1719 1720 >>