Рөстәм Миңнеханов "Справедливая Россия" партиясе рәисе Сергей Миронов белән очрашты

30.08.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Справедливая Россия" партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында "Справедливая Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Справедливая Россия" партиясенең региональ бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева катнаштылар.
Яклар республика үсешенең социаль-икътисадый мәсьәләлре, кайбер программаларның гамәлгә ашырылуы, аерым алганда, шул исәптән күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы, гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү программалары турында, балалар бакчаларын төзү һәм башка социаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина