Илдар Халиков “Татспиртпром”ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды
05.09.2014
Бүген “Татспиртпром” ААҖ филиалы “Усад спирт заводы”нда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында һәм “Татспиртпром” ААҖнең инвестиция проектлары турында.
Директорлар советы 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында финанс директоры А.С. Каюмованың докладын тыңлады.
2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ 3504 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. 2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖнең продукциясен филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатуның гомуми күләме 3089 мең декалитр тәшкил иткән.
2014 елның 1 яртыеллыгында филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша РФ төбәкләренә алкоголь продукциясен сатуның күләме 1742 мең декалитр тәшкил иткән.
Продукция сатудан кергән табыш (НДС һәм акцизлардан тыш) 2014 елның 1 яртыеллыгында 2,5 млрд сум тәшкил иткән.
2014 елның 1 яртыеллыгында “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетка 8,36 млрд сум салым һәм җыемнар күчергән.
ТРның консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 1 яртыеллыгында 2,8 млрд сум кергән.
“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте