Яңалыклар

26.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Чара Казан Ратушасында узды. 

Төп доклад белән ведомство җитәкчесе Павел Николаев чыгыш ясады. 

Хәзрге заман бездән көчләребез һәрдаим әзер булуын, барлыкка килүче янауларга вакытында җавап кайтаруыбызны таләп итә, диде Павел Николаев. Ул билгеләгәнчә, тикшерү идарәсе хезмәткәрләренең күбесе узган 2016 елда шундый ният белән хезмәт иттеләр. 

26.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.   

25.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты - Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашу. 

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру барышы темасына утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Дмитрий Медведев сәламләү сүзендә белдергәнчә, әлеге темага янә күтәрелә, чөнки ул чыннан да социаль яктан бик әһәмиятле. 

25.01.2017

Республикада экологик куркынычсызлыкны арттыру һәрвакыт беренче чиратта булачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә  хәбәр итте.

Бу чарада Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Фәрит Хәйретдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров катнашты.

25.01.2017

Нәкъ менә бу ведомство икътисадтагы үзгәрешләрне беренче булып күрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

Бу чара  “Хезмәт, мәгульлек һәм социаль яклау: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елда үсеш перспективалары” темасына багышланган иде һәм ул республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Коллегия эшендә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Игорь Старовойтов катнашты.

25.01.2017

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

25.01.2017

Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре республиканың алга таба үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.    

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры  Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, республика хокук саклау органнары җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

24.01.2017

Бүген Казанда  “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бу чара Казан Ратушасында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков чараны ачып, Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән барысын да конкурсның уңышлы тәмамлануы белән котлады.

24.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгак коллегиясендә катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды. 

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты. 

24.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының төзекләндерелгән бинасын карады (Казан ш., Яңа Комлы урамы, 44).

Татарстан Президенты бинаның тышкы бизәлешен бәяләде, бүлмәләрен карап чыкты. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова озата йөрде. 

Бинада архив эшен үстерү бүлеге, электрон хезмәт күрсәтүне мәгълүмаштыру бүлеге, материалларны фәнни куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге, документларны сакалу һәм дәүләт хисабын алып бару бүлеге һәм башкалар урнашачак. 

 

Битләр: << 1211 1212 1213 1214 1215 ( 1216 ) 1217 1218 1219 1220 >>