Яңалыклар

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты. 

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Француз токымлы атлары агентлыгы президенты Жан Пьер Дерубэ белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

09.02.2017

Татарстан Республикасы икенче ел рәттән Төбәкләрнең инвестицион климатының илкүләм рейтингында беренче урынны яулый, һәм без киләчәктә дә бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру, иң яхшы практикаларны һәм бөтендөнья тәҗрибәсен гамәлгә кертү буенча максатчан эшебезне дәвам итәчәкбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.     Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.  

Очрашу «УНИКС» КФУ КСКда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды.

Чарада Внешэкономбанк рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы әгъзасы  Ирина Макиева, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов та катнашты.

Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Алабуга муниципаль районы башлыгы  Геннадий Емельянов һәм башкалар катнашты.

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Григорий Ивлиев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды («УНИКС» КФУ КСК).

Яклар интеллектуаль милек өлкәсен үстерү, интеллектуаль милекне патентлауны дөрес рәсмиләштерү һәм бу даирәне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

09.02.2017

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы уздырылды. Чара «УНИКС» КФУ КСК мәйданчыгында узды һәм «Предприятиеләрне инновацион үстерү – Татарстан Республикасы икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе» темасына багышланды.

Уртак утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар   Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең «УНИКС» КСК холлында тәкъдим ителгән экспозициясе белән таныштылар.

«2016 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады.  

08.02.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәре азагында Джидда шәһәрендә Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиллегендә "Татарстан-Согуд гарәбстаны" бизнес-форумы узды. 

08.02.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Профсоюзларның гомуми конфедерациясе генераль секретаре Владимир Щербаков белән очрашты. Бу халыкара оешма БДБ илләренең профсоюзларын берләштерә.

08.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.  
«Без Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Ислам үсеш банкы төркеме белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Ислам үсеш банкы белән безне күркәм мөнәсәбәтләр бәйли. Элеккеге Президент, хөрмәтле Әхмәд Мөхәммәд Али Әль Мәдәни берничә мәртәбә Татарстанда булды», – диде Рөстәм Миңнеханов: «Үткән елның маенда Казанда Әль Мәдәни әфәнде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, бу төркемне Россия Федерациясе  Президенты кушуы буенча мин җитәклим. 2015 елда без бергәләп аның белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очраштык.

08.02.2017

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин белән очрашты.   

«Россия Федерациясе белән Сезнең оешма арасында диалог һәм үзара хезмәттәшлек бик мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда: «Татарстан Россия белән мәшһүр халыкара оешма белән элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Без ИХОның Үзәк аппараты, аның аерым структуралары белән даими диалог урнаштыруга шатбыз. Кызганычка каршы, бүген дөньяда тынычлык һәм татулык булмаган   төбәкләр күп. Безне, мөселманнарны, бу хәл бик борчый. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлыкка ирешүгә аерым игътибар бирә».

Битләр: << 1201 1202 1203 1204 1205 1206 1207 1208 1209 ( 1210 ) >>