Рөстәм Миңнеханов: Без архив хезмәте эшендә яхшы динамика күрәбез

24.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгак коллегиясендә катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды. 

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ведомство җитәкчесе Ирада Әюпова чыгыш ясады. 

Үткән ел дәүләт һәм муниципаль архивларда ярты миллионнан артык мөрәҗәгать теркәлгән. Иң таләп ителүче мәгълүмат эш стажы һәм хезмәт хакы турында – гомуми саннан 81%.  

«Көн саен, нәсел шәҗәрәсе документларын табуны сорап, 3-5 гарызнамә керә. Архивлар бу мәсьәләдә күп документлар тәкъдим итә алса да, барлык мөрәҗәгатьләрне дә үтәп булмый. Документларның күп өлеше Россия дәүләт архивының борынгы документлар бүлегендә саклана», - диде И. Әюпова. 

Ирада Әюпова сүзләренчә, архивлар эшендә гарызнамәләрне үтәү эшендә төп өстенлек клиентлар белән эшләүгә юнәлергә тиеш. 2016 елда республикада Бердәм архив мәгълүмат системасы гамәлгә кертелде. Бүген аңа 3 дәүләт һәм 41 муниципаль архив тоташтырылган. Хәзерге вакытта системага эшләрнең миллионнан артык атамасы кертелгән. 

Клиентлар белән эшләүнең икенче юнәлеше – Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша архив хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвешкә күчерү. 

Ведомство җитәкчесе искәрткәнчә, документларны архивта саклау мондый эшләрне кәгазьдә алып барудан электрон вариантка күчүне исәпкә алырга тиеш. Шул максатларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергәләп республика норматив хокукый актларын интеллектуаль-эзләү системасын булдыру эше алып барыла.

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  
искәрткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде. Статустагы яңалыклар матди базаны яңарту белән ныгытылды. Озакламый Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре яңа бинага күчәчәк. Моннан тыш, ел азагына кадәр шәһәр һәм авыл архивлары биналарын ремонтлау карала. Моның өчен махсус республика программасы эшләнгән. 

«Бу – бик мөһим структура. Илебез тарихы бай, архивларда бик күп кыйммәтле документлар саклана. Кирәкле игътибардан башка бу мирас бөтенләй югалырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президент билгеләп үткәнчә, бүген архив хезмәтләрендәге эш  югары технологияләргә корыла һәм кызыграк була бара, ә бу исә яшь кадрларны җәлеп итәчәк.

«Без архив хезмәте эшендә яхшы динамика күрәбез, аны дәвам итәргә кирәк. Аерым алганда, ТАССР төзелүгә 100 еллыкны бәйрәм итүгә җитди рәвештә әзерләнергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты ведомствоның тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.