Рөстәм Миңнеханов Федераль интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Григорий Ивлиев белән очрашты

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Григорий Ивлиев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды («УНИКС» КФУ КСК).

Яклар интеллектуаль милек өлкәсен үстерү, интеллектуаль милекне патентлауны дөрес рәсмиләштерү һәм бу даирәне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Григорий Ивлиев очрашу барышында искәрткәнчә, бу көннәрдә (2017 елның 8-10 февралендә) Казанда Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм күрсәтү үзәкләренең V юбилей съезды һәм «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» темасына II халыкара форум бара.

Григорий Ивлиев шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында беренчеләрдән булып бу өлкәдә 2020 елга кадәр максатчан программа кабул итте һәм аны үз территориясендә гамәлгә ашыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.