Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

09.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.  

Очрашу «УНИКС» КФУ КСКда Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгак коллегияләренең уртак утырышы кысаларында узды.

Чарада Внешэкономбанк рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы әгъзасы  Ирина Макиева, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов та катнашты.

Татарстан Республикасыннан очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Алабуга муниципаль районы башлыгы  Геннадий Емельянов һәм башкалар катнашты.

Яклар моношәһәрләрне киләчәктә үстерү  буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

2016 елның 1 ноябренә Фонд адресына Россия Федерациясенең 34 субъектыннан 64 моношәһәргә карата уңай карарлар тапшырылган. 

Искәртәбез, Татарстанда бу программага Чаллы һәм Зеленодольск шәһәрләре керде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, барлык идеяләр һәм проектлар җитәрлек финанслау белән беркетелсен иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.