Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).
Очрашу Казан төзелеш көллияте территориясендә узды (Казан, Липатов ур., 25).
Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев озата йөрде.
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы кабул ителде. Искәртик, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче юбилей утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальго белән очрашты. Чара Казан Кремле Губернатор Сараеның сөйләшүләр залында узды.
Искәртик, Анн Идальго Казанга ике көнлек визиты белән килде (2017 елның 15-16 февраль көннәре).
Рөстәм Миңнеханов Анн Идальгога тыгыз графигында вакыт табып, Казанга килгәне һәм, гомумән, республика карата кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлек яклы, диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанга Америка хоккейчылары килү Россия белән АКШ якынаюга китерергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасы ветераннары белән «Филадельфия Флайерз» НХЛ командасы ветераннарының Казандагы Спорт сараенда узган хоккей матчы алдыннан сәламләү сүзендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Hollbeach Solutions» компаниясе (Канада) президенты Грэм Лайон белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар авыр нефтьләр чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовка Татарстан Республикасы академик фәнен үстерүгә, Татарстан халкының тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты активы белән очрашты. Очрашуда катнашучылар дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре һәм гражданнарны борчый торган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Әңгәмәнең төп темалары Интернет челтәрендә балалар медиакуркынычсызлыгы һәм җәяүлеләр күперләрендәге эшләми торган лифтлар булды.
Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен язгы чәчү эшләрен уздыру өчен банклар, кредит оешмалары тарафыннан акчалар белән тәэмин итү эшен активлаштырырга кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Коллегия утырышы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узды, төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Коллгеия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме барлык категория хуҗалыкларда 238,6 млрд. сум тәшкил иткән, чагыштырма бәяләүдә үсеш – 105%. Бүген бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Коллегия утырышы 2016 елда агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларга багышланды һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара башланганчы, Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар бу көннәрдә узучы Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында оештырылган күргәзмәләр экспозициясе белән таныштылар.