БГӘ икътисад министы Солтан Әл Мансури KazanSummit форумында катнашачак

09.04.2018

Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форум эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид әл Мансури белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Солтан бән Сәид әл Мансурига форумда Татарстан Республикасы стендын урнаштыру һәм катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Дубайда очрашу темалары безгә бик кызыклы", - диде ул. "Без икътисадның тотрыклы үсешенә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә аеруча игътибар итәбез. Безнең ел саен форумда катнашуыбыз әмирлекләр һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә. Форум безгә күргәзмәләр оештыру өлкәмендә дә бай тәҗрибә бирә, шул исәптән "Казан-ЭКСПО" проектын гамәлгә ашыруда да. Татарстан әмирлекләр бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә - төзелеш, суднолар төзү, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финансларын үстерү һәм хәләл индустрия өлкәләрнедә". 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов аеруча ассызыклаганча: "БГӘ - икътисадый элемтәләр өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Безнең илләр хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә көч куялар. Татарстан әлеге процессларда төбәкләр дәрәҗәсендә эшләргә әзер. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - бу регионда алдынгы партнерыбыз". 

Ахырда Татарстан Президенты БГӘ икътисад министрын Казанга килү нияте өчен рәхмәт белдерде: "Минем чакыруны кабул итүегез һәм «KazanSummit» 10 нчы халыкара икътисадый форумында катнашырга планлаштыруыгыз өчен рәхмәт. Сезне бер айдан соң бездә көтәбез, анда әҗгәмәбезне дәвам итәрбез".


ТР Президенты Матбугат хезмәте.