Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, премьер-министры, оборона министры, дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүм белән очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүмгә кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм кыскача Татарстан-Әмирлекләр хезмәттәшлеге тарихы турында хәбәр итте. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты билгеләгәнчә, әле хезмәттәшлек өчен күп юнәлештә хезмәттәшлек мөмкинлеге бар. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирен Россиягә визиты кысаларында Татарстанга чакырды.