Алексей Песошин һәм Герман Греф "КАМАЗ" заводында булдылар

12.07.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында булдылар. Аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

Герман Грефка җитештерү цехлары, завод идарәсе һәм предприятиенең сынау полигоны тәкъдим ителә.

Шулай ук кунакларга «КАМАЗ»ның соңгы эшләнмәләрен, аерым алганда, карьерларда һәм юл төзелешендә эшләү өчен билгеләнгән самосвалларның тәҗрибә үрнәкләрен, электробусларны һәм эшләнеп килүче «Атом» электромобиленең прототибын күрсәттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.