Россия Оборона министры Сергей Шойгу Үзәк хәрби округында эшләре барышында Татарстан Республикасында урнашкан предприятиеләрдә дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде. Визиты кысаларында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Сергей Шойгу, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, капиталь корал һәм хәрби техниканы ремонтлау һәм модернизацияләү, урнаштыру һәм монтажлау алып баручы «Ремдизель» АҖ, шулай ук йөк автомобильләре җитештерүче «КАМАЗ» автозаводында булды.
«Ремдизель»дә министр бронетехниканың төрле үрнәкләрен, аерым алганда, бронекабиналы «КАМАЗ»ларны, махсус медицина автомобиле «Линза»ны, шулай ук күп максатлы МТЛБ бронетранспортерларын модернизацияләү линиясен карады. "Хәзер барысы да график буенча бара, кайсыберсе алданрак та бара. Мөмкинлек булса, тизлекне арттырырга кирәк", - диде Сергей Шойгу "Ремдизель"дә булганда.
"Производстволарны карадык. Мин "КАМАЗ"га һәм монда, Чаллыда эшләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Сез җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле, энергияле эшлисез, - диде РФ Оборона министры «КАМАЗ» заводында узган киңәшмәдә. - Күп кенә параметрлар буенча быелгы дәүләт оборона заказын үтәү графигыннан алдарак барабыз. Бу машиналарга ихтыяҗ бар, ремонтка ихтыяҗ бар, хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ бар».
Сергей Шойгу масус хәрби операциядә махсус хәрби автомобиль техникасының ролен билгеләп үтте. Аерым алганда, "КАМАЗ" Россия армиясе өчен югары бронесаклагычлы йөк автомобильләре җитештерә.
Киңәшмәдә Сергей Шойгу РФ Оборона министрлыгының баш автобронетанк идарәсенә «Камаз» белән махсус хәрби опреция зонасында автотехникага хезмәт күрсәтүдә ярдәм итү өчен эшче төркем булдыру мәсьәләсен карарга кушты.
Хәрби ведомство башлыгы шулай ук киңәшмәдә Оборона министрлыгының МТЛБ бронетранспортерлар паркын модернизацияләү белән кызыксынуы турында белдерде. "Заманча машина ясарга кирәк. Без хәзер иске паркны совет чорында ук актив торгызу белән шөгыльләнәбез, моны нәтиҗәле һәм тиз эшлибез", - дип белдерде министр.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуга Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре дәүләт оброна заказын үтәячәк. Татарстан Рәисе бу мәсьәләне иң мөһим дәүләт бурычы дип атады.
Татарстан башкаласында Сергей Шойгу һәм Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводында булдылар, анда аларга «Ансат» җиңел вертолетлары һәм Ми-8 хәрби-транспорт вертолетының төрле модификацияләре җитештерү турында хәбәр иттеләр.
Моннан тыш, РФ Оборона министры һәм Татарстан Рәисе «Казан оптика-механика заводы»АҖдә булдылар. Бу предприятие көндезге күзәтү оптикасы, төнге күрү приборлары, күп функцияле лазерлы ерак арада үлчәгечләр һәм тепловизия разведка приборлары чыгара. Министрга дәүләт оборона заказы буенча гаскәрләргә кергән үрнәкләр, шулай ук перспективалы эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Шулай ук Сергей Шойгуга модернизацияләнгән МИ-24 вертолетын күрсәтәләр, аның максатларны ачыклау һәм танып белү ераклыгы, зарарлау чараларын куллануның төгәллек характеристикасы арта.
Аннары РФ Оборона министры, республика Рәисе белән бергә, С. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар, анда Ту-160 стратегик ракета йөртүчеләрен җитештерүне, аларны ремонтлауны, шулай ук Ту-22М3 ерак бомбардировщикларын модернизацияләүне гамәлгә ашыралар. РФ Оборона министрына хәбәр итүләренчә, быел РФ Кораллы Көчләре ике яңа һәм ике модернизацияләнгән стратегик ракета йөртүче ТУ-160 эшләп чыгарачак. Шулай ук аңа, дәүләт оборона заказына ярашлы рәвештә, тагын ике Ту-160 җитештерү алып барылуы турында хәбәр иттеләр.