Энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты, ул үз вазыйфаларына 2023 елның 1 октябрендә керешкән иде.
Бүген «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь Республикасы Энергетика министры урынбасары Денис Мороз, Кыргызстан Республикасы Энергетика министры урынбасары Талайбәк Бәйгазыев, Үзбәкстан Энергетика министрының беренче урынбасары – атом энергетикасын үстерү агентлыгы («Узатом») директоры Азим Әхмәдхаҗаев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашты. Утырыш ТР Фәннәр академиясенең актлар залында, бу көннәрдә Казанда уза торган «Урал-Идел буенда археология фәнен үстерү нәтиҗәләре һәм перспективалары» чаралары кысаларында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда БРИКС илләренең халыкара спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш эшендә Россия Спорт министры Олег Матыцин, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Казандагы халыкара спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш эшендә Россия Спорт министры Олег Матыцин, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкодор» - холдингның идарәче компаниясе"ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Шакутин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать киңлекләрен төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча эшләрнең башлануы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. АндаТатарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. 2024 елда Татарстанда 800дән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Россия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне кысаларында чаралар югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.