Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV KazanForum кысаларында чит илләр илчеләре белән очрашты. Очрашуда 30дан артык дипломат катнашты.
Рөстәм Миңнеханов илчеләргә юбилей KazanForum эшендә катнашулары һәм Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга сөрүләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, KazanForum программасы бик бай – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, экспортны үстерү, эшкуарлык һәм инвестицияләр, логистика һәм транспорт коридорлары, хәләл яшәү рәвеше, дипломатия һ.б. темаларга төрле сессияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. «Илебез өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторлары», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанның мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән хезмәттәшлекнең авангардында булуын билгеләп үтте. Рәсми һәм эшлекле дәрәҗәдә даими диалог саклана, үзара визитлар үткәрелә, уртак проектлар гамәлгә ашырыла. "Бу сезнең тырышлыгыгыз һәм ярдәмегез аркасында мөмкин була", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе илчеләргә.
Ул билгеләп үткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барыла, аны Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан бирле җитәкли. Иртәгә төркемнең чираттагы утырышы була. ТР Рәисе Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яшәвен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның ИХО әгъза-дәүләтләре белән товар әйләнеше узган ел $5,7 млрд тәшкил иткән - үсеш 87%. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Төркия, Урта Азия илләре белән үзара сәүдә берничә тапкырга арткан. Азия Һәм Африка илләреннән партнерлар белән элемтәләр ныгый.
"Татарстан мисалында һәм сезнең ярдәмегез белән без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз. Без мөнәсәбәтләр урнаштырган илләрнең географиясе бик киң", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстанга үз партнерларына тәкъдим итәргә күп нәрсәләр бар: йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы продукциясе. Шулай ук Татарстан Рәисе мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм өлкәсендәге элемтәләрне активрак киңәйтергә тәкъдим итте.
Очрашу барышында чит илләрнең илчеләре Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
Катарның Россиядәге илчесе Әхмәт Бин Насер Әл Тани Россия белән хезмәттәшлекнең хәзерге дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Владимир Путинның зур өлеш кертүен билгеләп үтте: 2003 елда ук РФ Президенты Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең стратегик перспективалары турында сөйләде. Бүген Россия ИХО каршында күзәтүче булып тора.
Төркия илчесе Россия белән товар әйләнеше дәрәҗәсенә игътибар итте - 2023 ел йомгаклары буенча ул якынча 56 млрд доллар тәшкил итә. Татарстан белән үзара сәүдә күрсәткече шактый артты - $2,9 млрд. «Төркия компанияләре еллар дәвамында республикага якынча $2,5 млрд инвестицияләде. биредә безнең инвесторлар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган. Хезмәттәшлегебезне тагын да ныгытырбыз дип өметләнәбез», - диде Танҗу Билгич.
Гамбиянең Россиядәге илчесе Ибраһим Сисей Африка бизнесының Россия партнерлары, шул исәптән Татарстан компанияләре белән элемтәләрне киңәйтүдә кызыксынуын билгеләп үтте.
Фәләстиннең Россиядәге илчесе Габделхафиз Нофәл Россиягә Газа секторындагы конфликтка игътибар иткәне, шулай ук сәяси ярдәм һәм гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Иранның Россиядәге илчесе Казем Җәләли Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан халкына Иран Президенты Ибраһим Рәисидән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, Россия-Иран хезмәттәшлеге барлык юнәлешләр буенча да актив үсеш ала. "Иран делегациясе традицион рәвештә Kazanforumда актив катнаша. Әлеге форум дуслыгыбызны ныгытуга, эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итә", - дип өстәде Казем Җәләли.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов илчеләргә үз илләре белән, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә, үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм иткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтте.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, быел Татарстан БРИКС саммитын һәм БРИКС уеннарын кабул итәчәк. "Ышанам, ел дәвамында без сезнең белән Казанда тагын берничә тапкыр очрашырбыз. Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм сезнең илләрдәге компанияләр белән уртак файдалы проектлар буенча эшләргә әзер», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.