Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходлыгы» ГАҖ Директорлар советы рәисе (FESCO төркеменең баш компаниясе) Андрей Северилов һәм Дәүләт Третьяков галереясе генераль директоры Елена Проничева белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов М.Горький исемендәге «Союзмультфильм» киностудиясенең генераль директоры, Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры уздырылган чорда һәр мәйданчыкта барлык оештыручыларның һәм хезмәтләрнең җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының Татарстан суперфиналистлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яңа санкцияләр кертелүгә һәм икенчел санкцияләр киңәйтелүгә, кредит-акча сәясәтен кырысландыруга карамастан, Татарстан предприятиеләре җитештерүне үстерүне дәвам итәләр, инвестиция активлыгын саклап калалар һәм логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коралар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы киң вәкиллекле һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының уртак утырышында хәбәр итте.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, ТР Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетыныж киң вәкиллекле коллегиясенең уртак утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты киң вәкиллекле уртак утырышында катнаша.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза.
Бүген Мәскәүдә РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә Совет утырышы узды, анда «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» (АИМ) федераль проектында катнашучы югары уку йортлары 2023 ел өчен хисаплар тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис Университеты вәкилләре һәм «Ростелеком» ГАҖнең мәгълүмат системаларын үстерү буенча вице-президенты, Иннополис Университетының АИМ Экспертлар советы әгъзасы Дарий Халитов катнашты.