Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик имза салды.
Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
Искәртәбез, Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.
Бүген Казан Кремлендә шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Пархомчик очрашты, анда төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек, делегацияләр алмашу, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә алдагы адымнар турында фикер алыштылар.