Татарстан Президенты Саба районының III типтагы янгын сүндерү-химия станциясендә булды
19.01.2012Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының III типтагы янгын сүндерү-химия станциясендә булды.
Искәртеп узабыз, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков Саба районына сәфәр кылды, кичә анда тантаналы төстә Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды.
III типтагы янгын сүндерү-химия станциясе иң заманча станцияләрдән санала, ул тулысынча янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән комплектланган. 2011 елда Татарстан Республикасында федераль үзәк ярдәме белән барлыгы шундый дүрт янгын сүндерү-химия часте ачылды. Аларның барысы да ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган “Урман-янгын сүндерү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе составына кертелгән
ТР Президенты матбугат хезмәте