Илдар Халиков сәламәтлек саклауны модернизацияләү программаларын гамәлгә кую буенча киңәшмәдә катнашты
22.11.2012Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә катнашты. Анда сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча төбәк программаларын гамәлгә кую, шулай ук “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын һәм демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чараларны гамәлгә кую нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында икенче ел рәттән Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы гамәлгә куела, аның кысаларында Федераль мәҗбүри иминият фондыннан 7,8 млрд. сум акча кергән.
Ике елда республиканың эре клиникалары, 31 Үзәк район хастаханәсе, 38 авыл амбулаториясе яңартылган. 118 мең кв. метр мәйдан ремонтланган, 22 меңнән артык медицина җиһазы куелган.
Казанның 7 нче клиник хастаханәсе базасында күпкатлы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе корпусы төзелгән, аны заманча җиһазлау һәм 2013 елгы Универсиадага ачу планлаштырыла.
Россия Хөкүмәте яхшы нәтиҗәләр өчен республикага өстәмә 1,44 млрд. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бу акчаларны капиталь ремонтка һәм медицина учреждениеләрен заманча җиһазлауга, автотранспорт һәм аны ГЛОНАСС системасы белән җиһазлау, табибларга түләүгә сарыф итү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте