Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 35нче утырышы 29 ноябрьдә узачак

22.11.2012

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы 29 ноябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 42 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасы законнары проектлары (21), федераль законнар проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре бар. Аерым алганда, 8 закон проекты – беренче, тугызы – икенче, өчесе өченче укылышка чыгарыла.

Беренче укылышка “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокук актлары регистры турында” ТР Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында”, “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында” ТР Законының үз көчен югалтуын тану хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында” ТР Законының 38 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һ.б. закон проектлары чыгарыла.

“Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга булган хокукларын тормышка ашыру шартларын тәэмин итү турында”, "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында", “Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында” ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында” закон проектларын икенче укылышта карау көтелә.

Икенче укылышка “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның план чорына бюджеты турында” закон проекты һәм “Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты чыгарыла. Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, бюджет проектына икенче укылышка 215 тәкъдим кергән. Бюджет, финанслар һәм салымнар комитеты 169 тәкъдимне – кабул итәргә, 36сын кире кагарга тәкъдим иткән. Ун төзәтмә кире алынган.

Шулай ук ТР Прокурорының ике протестын карау, берничә мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы карарларын кабул итү каралган. Әлеге карарлар ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөкләмә турында бирелгән мәгълүматның дөреслегенә күзәтчелек буенча комиссиясенә кагылышлы. Бу нисбәттән комиссия турында Нигезнамәне һәм комиссия составын раслау көтелә.

Утырыш көн тәртибенә ТР Дәүләт Советында Закон проектларын эшләүнең якынча планы проекты белән бәйле мәсьәлә дә кертелә.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге