Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең 1 Хезмәте җитәкчесе, Физик культура һәм спорт үсеше буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның иминлек буенча эш төркеме җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе начальнигы Александр Антонов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнашкан очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Сыромолотов берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Шунан соң О.Сыромолотов ТР Хөкүмәт йортында Физкультураны һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның иминлек буенча эш төркеменең күчмә утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.