Яңалыклар

07.06.2013

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистральләре салу белән бик кызыксына һәм "РЖД" ААҖгә проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "РЖД" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

06.06.2013

2013 елның 5 июнендә, Парижда Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре – Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчегенең бөтендөнья универсаль хәзинә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

06.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар. Кунаклар резидент-компанияләрнең заводлары төзелеше белән таныштылар.

06.06.2013

Бүген, Александр Сергеевич Пушкин туган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов шагыйрь һәйкәленә чәчәк салды. Казанда Александр Пушкинга һәйкәл Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында куелган. Шагыйрьне олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы иҗат зыялылары вәкилләре килгән иде.

05.06.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Экологлар көне белән котлады.

05.06.2013

Бүген Казанда Чит дәүләтләрнең - Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерларының махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең XII киңәшмәсе ачылды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.

04.06.2013

Россия Федерациясенең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика хакимият структуралары вәкилләре каршы алдылар.

04.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Хендэ Мотор БДБ” ҖЧҖ генераль директоры Ку Йон Ги әфәнде, Hyundai компаниясенең Россия бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Россиянең әйдәүче автомобиль ММЧ журналистлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

04.06.2013

Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Владимир Уйба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

04.06.2013
Бүген Татарстан Республикасында “РИТЭК” ААҖ грантларына социаль һәм мәдәни проектларның IV конкурсына заявкалар кабул ителә башлады. Конкурсның рәсми ачылышы ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Битләр: << 1771 1772 ( 1773 ) 1774 1775 1776 1777 1778 1779 1780 >>