Татарстан Президенты татарстанлыларны Экологлар көне белән котлады

05.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Экологлар көне белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк, Эколог көне – табигатьне яклаучы һөнәр осталары һәм энтузиастлар, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу кебек игелекле эшкә үзеннән хәл кадәренчә өлеш кертүче барлык кешеләр бәйрәме билгеләп үтелә.
Быелгы Эколог көненең Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында билгеләп үтелүе аеруча әһәмияткә ия. Соңгы елларда экология хәрәкәтенең массакүләм колач алуы, иң югары сәяси дәрәҗәдә хуплануы сөенечле.
Безнең республикада элек-электән әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик белемнәр бирүгә, җитештерү өлкәсендә экологик куркынычсызлыкка ирешүгә, икътисадның энергия һәм ресурслар ягыннан нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә югары игътибар бирелә. «2013-2015 елларга Татарстан Республикасының экологик иминлеге» республика максатчан программасы эшләнде һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул атмосфера һавасының, су һәм җир ресурсларының сыйфатын яхшыртуга, җитештерү һәм куллану калдыклары әйләнеше системасын камилләштерүгә юнәлтелгән йөздән артык чараны эченә ала.
Эшкә эре сәнәгать предприятиеләре дә тартылды, алар табигатьне саклау чараларына сизелерлек акчалар бүлеп бирә. Шулай ук фәнни җәмәгатьчелек, республиканың югары уку һәм академик йортлары, урыннарда санитария-экология тәртибен тәэмин итүче муниципаль хакимият, иҗтимагый экологик хәрәкәт, күпсанлы актив эшкә җигелде.
Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башлануга бер ай гына калды. Бу – яшьлек һәм спорт бәйрәме башкалабызда яшәүчеләр һәм аларның кунакларында, һичшиксез, онытылмаслык тәэсирләр калдырыр, дип уйлыйбыз. Ул гаять зур җиңүләре, мәһабәт спорт объектлары һәм мәдәният ядкәрләре белән генә түгел, урамнарның чисталыгы, паркларның һәм скверларның яшеллеге белән дә күңелләрне биләр, дип ышанам" - дип әйтелә Татарстан Президенты котлавында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте