Россия Федерациясенең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика хакимият структуралары вәкилләре каршы алдылар.
Искә төшерик, Россия ФИХ директорының Казанга визитының төп максаты - Россия Федераль иминлек хезмәте партнерларының махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең XII киңәшмәсендә катнашу, чара иртзгә, 2013 елның 5 июнендә, «Корстон» кунакханә комплексында узачак.