Яңалыклар

21.08.2013

Бүген Иннополис IT-шәһәр төзү мәйданчыгында газ үткәргечен эксплуатауциягә кертүнең беренче этабы узды. Булачак шәһәргә наз кертүне символлаштырган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнаштылар.

21.08.2013
Кадерле татарстанлылар! 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез.
21.08.2013

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе иртәгә, 2013 елның 22 августында Арчада узачак. "Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр" август педагогика киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасының рәсми порталында on-line режимда трансляцияләнәнчәк (http://prav.tatarstan.ru). Интернет-трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.

21.08.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты. Искәртеп үтик, Напомним, күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын "Яңа Тура" технополисы территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла.  

20.08.2013
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында катнашучыларның эш нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Татарстанда система эшчәнлегенә кайбер мөһим үзгәрешләр кертелгән. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Брифингта шулай ук ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты.
20.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков AECOM компаниясе вәкилләре - AECOM Россия һәм БДБ “Транспорт инфраструктурасы” юнәлеше директоры Владимир Аветисян һәм “AECOM Россия” идарәчесе Энтони Янг белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Россия 2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы бүлеге җитәкчесе Михаил Леонов һ.б. катнашты.

19.08.2013

"А Плюс Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Петр Гавырин белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев катнаштылар.

19.08.2013

Пакистан Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләлр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттәхов катнаштылар.

18.08.2013
Бүген Казанда тантаналы рәвештә “Газпром” ААҖнең X өлкәннәр һәм V балалар җәйге Спартакиадалары ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
17.08.2013
Бүген Әлмәттә “Татнефть”нең ел саен уза торган гадәти яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурсны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, "Татнефть” ААҖ Директорлар Советы әгъзалары, нефть сәнәгате ветераннары катнашты.

Битләр: << 1741 1742 1743 ( 1744 ) 1745 1746 1747 1748 1749 1750 >>