Казанда “Газпром” ААҖ Спартакиадасы башланып китте

18.08.2013

Бүген Казанда тантаналы рәвештә “Газпром” ААҖнең X өлкәннәр һәм V балалар җәйге Спартакиадалары ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Газпром” ААҖнең гадәти ярышлары Татарстан башкаласында 17 августтан 24 августка кадәр бара. Ярышларда 25 өлкәннәр һәм 17 балалар командалары составында барлыгы 2500 кеше катнашачак.

Атна буена Казанның 8 спорт мәйданында спортның 6 төре буенча призлы урыннар өчен көрәш барачак: волейбол, җиңел атлетика, йөзү, гирь спорты, баскетбол, футбол. Балалар командалары спортның 4 төре буенча ярышачаклар: йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, футбол .Спартакиада вакытында барлыгы 396 медаль уйнатылачак.
Спартакиадада катнашучылар Универсиада авылында яшәячәкләр.

Спартакиада ачылышы тантанасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков барлык катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. “Бүген газпромның зур гаиләсе спорт яратучы Казан шәһәрендә булуына без бик шатбыз,- диде Илдар Халиков.-Һәм бу ярышларны уздыру мәйданы буларак Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә”.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов