Яңалыклар

10.08.2013
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәсендә җылыту чорына әзерлек турында сөйләде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узды.
10.08.2013
Татарстанда 1,3 млн. кв. метр торак төзелгән. Бу еллык планның 56,9 проценты, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәдә. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узды.  ТРның 6 муниципаль берәмлегендә (Апас, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Сарман, Тукай районнарында) торак тапшыру буенча еллык план үтәлгән. Республиканың 10 муниципаль районында еллык план 80 процент чамасы чынга ашырылган.
09.08.2013
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы үтте.

Утырышта ТРдагы аварияләргә, юл һәлакәтләрен профилактикалау һәм җәрәхәтләр санын киметү чараларына, автобус маршрутларында пассажирлар ташуны куркынычсызлык шартлары белән тәэмин итүгә, мәгариф учреждениеләре яннарындагы керү юлларын һәм җәяүлеләр юлларын тиешле тәртипкә китерү буенча эшләрне оештыруга бәйле өч мәсьәлә каралды.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхүт Мифтахов чыгышында яңгыраганча, юллардагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Республика территориясендә 7 айда 2631 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 389 кеше үлгән һәм 3376 кеше җәрәхәтләнгән.
09.08.2013
Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында гипс нигезендәге төзү материалларын җитештерүче "Фоника Гипс" ҖЧҖ яңа заводында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской булдылар.
09.08.2013

Быел Татарстан республикасында узган IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы туган як тарихын, геологлар тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирде. которая в этом году прошла в Республике Татарстан. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской олимпиаданы ябу тантанасында белдерде. Чара “Солнечный” балаларны сәламәтләндерү лагере (Залесный поселогы) территориясендә узды.  Яшь геологлар олимпиадасы Татарстанда  2013 елның 1 - 10 августында уза, чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм Россия геология җәмгыяте оештыра. Быел олимпиадада Россиянең 34 өлкәсеннән командалар һәм БДБ илләреннән алты команда катнаша.  

08.08.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Әл-Мәрҗәни" мәчетендә булды. Ул анда Ураза бәйрәме уңаеннан гает вәгазен тыңлады.  Бәйрәм вәгазен Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин укыды. 
07.08.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватандашларны Ураза бәйрәме белән котлады. "Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! - диелгән котлауда. - Бүген гадәттәгечә мөселманнар бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд пәйгамбәр аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһы Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар".
07.08.2013

Татарстан кырларында һава торышы уңышны җыеп алырга уңай шартлар тудырмый, ләкин республика җитәкчелеге урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануына өметләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә районнарына эшлекле сәфәреннән соң белдерде.

07.08.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

07.08.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың көнчыгыш районнарына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында барды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән ТР Президенты кырлар өстеннән очып узды һәм Мөслим районы аграрийлары белән очрашты.

Битләр: << 1741 1742 1743 1744 1745 1746 ( 1747 ) 1748 1749 1750 >>