Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).
Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.