Яңалыклар

18.04.2014
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төзүчеләре ассоциациясе президенты Николай Кошман белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 
18.04.2014

ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаштылар.  Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров "АЛНАС" заводы ("Әлмәт насос заводы") үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Әлеге завод - "Римера" компанияләр төркеме активы, ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионына керә. 

18.04.2014

Татарстан Республикасы Президенты Казакъстан Республикасының II дәрәҗә “Достык” ордены (“Дуслык” ордены) белән бүләкләнде. Бүген Казан Кремлендә республика башлыгына бүләкне Казакъстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин тапшырды. Тапшыру тантанасы Рөстәм Миңнехановның һәм Марат Таҗинның очрашуыннан соң үткәрелде.

18.04.2014

Татарстан Республикасы сәнәгать комплексының тотрыклы эшчәнлеге республикага күп кенә социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советының, ТРда Террорчылыкка каршы комиссиянең, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең киңәйтелгән уртак утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.

17.04.2014
Бүген Казанда юл инфраструктурасы инвесторларының һәм операторларының ике көнлек II Халыкара форумы үз эшен башлады. Пленар утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах һ.б. катнашты.
17.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгка ике көнлек эш сәфәре кысаларында Гонконг финанслар министры Джон Цанг белән очрашты. Яклар Гонконг һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

17.04.2014
Бүген Казанда Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә “Медицина учреждениеләрендә сыйфат һәм рисклар белән идарә итү” темасына II халыкара конференция уза.

Конференциядә катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Җәмәгатьчелек сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Линденбратен, Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт контролен оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, төрле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре белән идарә итүне оптимизацияләүгә юнәлдерелгән проектлар буенча директор Радомир Бошкович һәм башкалар катнаша.
17.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә АКШ, Европа, Төркия һәм башка илләрнең компанияләре уңышлы бизнес алып бара. Гомумән, Россиядә, аерым алганда, Татарстанда, яңа производстволар ачу өчен чит ил инвесторларына шартлар тудырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконг эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм фәнни-техник потенциалын тәкъдим итү чарасында белдерде. Ул, Татарстан инвестицион программалар кысаларында Көньяк-Көнчыгыш Азия белән аз эшли, дип билгеләп үтте.

17.04.2014

Татарстан Республикасы икътисад, инновацияләр, логистика, инфраструктура проектлары өлкәсендә Гонконг белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советында очрашу барышында белдерде. Гонконгның Тышкы сәүдәне үстерү советы (Hong Kong Trade Development Council – HKTDC) – 1966 нчы елда нигез салынган рәсми орган. HKTDC тышкы сәүдә оешмасы, ул Гонконг сәүдә компанияләренә, товар җитештерүчеләренә һәм дөнья базарын товар белән тәэмин итүчеләргә ярдәм итә. 

17.04.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгның фәнни-технологик паркында булды (Hong Kong Science and Technology Park). Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә паркның мөмкинлекләре һәм аның алга таба үсеш перспективалары турында хәбәр иттеләр.  Сорауларга Гонконгның фәнни-технологик паркы вице-президенты Бен Луи җавап бирде. Әлеге парк Гонконгта 2001 елда ачылган. Ул 22 га җирдә бизнес өчен инфраструктура тәкъдим итә һәм 330 мең кв. метрлык фәнни-тикшеренү өчен бүлмәләрдән тора.  

Битләр: << 1621 1622 1623 1624 1625 ( 1626 ) 1627 1628 1629 1630 >>