Рига үзәгендә - Верман бакчасында – беренче гомумевропа Сабан туе узды

07.06.2014


7 июньдә Латвиянең Рига шәһәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче Европа Сабан туен ачты. Бу мөһим вакыйга бәйрәм үткәрелү тарихында беренче тапкыр Европаның күп санлы татар һәм башкорт җәмгыятьләрен берләштерде. Сабан туенда Швеция, Польша, Венгрия, Германия, Бельгия, Чехия, Эстония һ.б. кебек 11 илләрдән ватандашлар катнашты.

Рига үзәгендә – Верманд бакчасында осталар шәһәрчеге оештырылган, анда сувенир продукция тәкъдим ителгән иде. Мәйданда батырлар көч сынашты. Шулай ук татар милли ризыклары белән дә сыйланырга мөмкин булды.

Сабан туеның үзәк мәйданында Рига Думасы Рәисе, Рига мэры Нил Ушаков Европа татарларын сәламләде. Ул, быел Рига, Европаның мәдәни башкаласыннан тыш, халык бәйрәме Сабан туеның халыкара мәйданчыгы да булып тора, дип ассызыклады. Ул, Гомумевропа Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнүенә ышаныч баглады.

Латвия Президенты Андрис Берзиньш та бәйрәмдә катнашучыларга үз сәламен юллаган иде.

Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да Сабан туена килгән татар җәмгыятьләре вәкилләренә, татарларның милли традицияләре белән танышучы күп санлы ригалыларга мөрәҗәгать итте. “Кадерле ватандашлар! Бүген Сабан туен Казанда гына түгел, ә Россия Федерациясенең 60 төбәгендә, татарлар күпләп яши торган 25 тән артык дәүләттә дә билгеләп узалар, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Рига мэры Нил Ушаковка һәм Россиянең Латвиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Вешняковка, Европа башкаласында татарлар җәмгыяте инициативасын хуплап борынгы бәйрәмне үткәрергә ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде һәм Сабан туе кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин Латвия татар җәмгыятенең актив вәкилләре – “Чишмә” татар-башкорт мәдәни җәмгыятенең рәисе Зөфәр Зәйнуллинга, җәмгыять рәисе урынбасары Илдус Сабитовка һәм “Чишмә” халык ансамбле җитәкчесе Фәүзия Булушевага ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм мәйданында Россия һәм Латвия артистлары татар, рус һәм латыш телләрендә җырлар башкарды. Чараны оештыручылар арасында биредә 70 кә якын башкаручыны, шулай ук ТРның халык артисты Ренат Ибраһимовны, республиканың дәүләт җыр һәм бию ансамблен җыйган Татарстанның Әлмәт районы да бар.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Латвия Республикасына сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар узды.