Казанда куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләрнең 5нче Халыкара очрашуы тәмамланды
20.06.2014
Бүген Казанда куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләрнең 5нче Халыкара очрашуы үз эшен тәмамлады. Форумның ябылу чарасында Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Илдар Халиков Николай Патрушевка һәм очрашуда катнашучыларга, бу зур халыкара чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Мин бу очрашуның эшлекле өлеше нәтиҗәле һәм файдалы узуына бик шат,-дип белдерде Илдар Халиков. Ышанам, сезнең меңьеллык тарихы булган Казан белән танышу мөмкинлеге дә булгандыр, Татарстаннан яхшы тәэсирләр алып китәрсез,- дип өметләнәм”.
Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән очрашуда катнашучыларның барысын да иртәгә узачак Сабан туена чакырды.
Николай Патрушев, очрашуга йомгак ясап, очрашуда катнашучыларга актив булулары өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов