Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) һәм аның бүлендек компаниясе Aerosun делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, эре Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«Рубин» - «Спартак» матчына әзерлек һәм аны уздыру чорында хокук саклау органнары тарафыннан күрелгән чаралар стадиондагы тамашачылар иминлеген тәэмин итүгә һәм Казан урамнарында тәртип урнаштыруга юнәлгән булырга һәм алар катгый рәвештә закон кысаларында үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан җитәкчелеге авиакосмос тармагы предприятиеләре үсешенә максималь рәвештә ярдәм итә һәм алга таба да ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган АКТО-2014 күргәзмәсе кысаларында узган фәнни-практик конференциясендә белдерде. Конференция эшендә шулай ук “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, авиация сәнәгате тармагының Россия һәм чит илләр предприятиеләре, конструктор бюролары, фәнни институтлары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан -2014» VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексындагы ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләштерелегән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян катнашты.
Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет ректоры Анатолий Александров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе техник советы рәисе - Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе урынбасары Юрий Михайлов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында уңыш җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов озата йөрделәр.