Казансу елгасының яр буен төзекләндерү эше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Ул җәяү “Казан” ММҮтән Кремльгә хәтле ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика кырларында урып-җыю эшләре барышын каравын дәвам итә. Кичә ул Теләче муниципаль районы кырлары өстеннән вертолетта очып узды һәм “Алан” ҖЧҖ территориясенә төште, аннары җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм «ТАИФ» ААҖ вәкилләре: генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гүзәлия Сафина да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш индустриясе бик зур потенциалга ия һәм проектлау һәм инжиниринг системалары өлешендә дә, шулай ук төзелеш өлешендә дә үз-үзен тәэмин итә торган регион булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында хәбәр итте.
Коллегия Мамадыш шәһәрендә (районның мәдәният йортында) узды һәм «Татарстан Республикасы төзелеш комплексын үстерү нигезе –төзелеш индустриясе базасын үстерү» темасына багышланды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының “май” Указлары нигезендә гражданнарны арзан бәяле уңайлы торак белән тәэмин итү бурычы тора. Бу максатта “Россия гаиләсенә торак” федераль программасын эффектив гамәлгә ашыруны тәэмин итү зарури. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, “Татспиртпром” ААҖ филиалы Мамадыш спирт заводының коры азык чүпрәсе җитештерү цехында булды. Бүген Мамадыш спирт заводы югары җитештерүчәнлеккә ия технологик предприятие булып тора.
Бүген Мамадышта «Стройсервис» ЯАҖнең мәйданчыкларында керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Проект, Испания компанияләренең заманча җиһазларын һәм технологияләрен кулланып, гамәлгә ашырылган. Яңа производствоны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, җиһазлар белән тәэмин итүче чит ил компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.