Илдар Халиков Свердловск өлкәсе Сабантуй бәйрәмендә дәрәҗәле кунак булды

28.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Свердловск өлкәсе Сабантуй бәйрәмендә дәрәҗәле кунак булды.

Өлкә Сабантуй бәйрәме Сысерть районының Кадниково авылында ("Белая лошадь" ат-спорт комплексы территориясе) узды.

Үзенең сәламләү сүзендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Денис Паслер өлкәдә 160 милләт вәкиле яши, дип белдерде.

"Без барыбыз да дус яшибез һәм барыбыз бергә төбәгебезне уңышлырак һәм матуррак итәбез. Бүген безгә татар һәм башкорт диаспорасы Сабантуй бәйрәменең иң матур милли традицияләрен күрсәттеләр, без аларга моның өчен бик рәхмәтлебез. "Берәү дә бәйрәмнән үпкә белән китәргә тиеш түгел". Ышанам, бу юлы да шулай булыр. Һәм бу принципны без үз эшебездә һәм тормышыбызда сакларга тырышабыз", - диде Денис Паслер.

Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме, шуңа иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бүләкләнде. Губернаторның Мактау грамотларына “Белореченский” агросәнәгать комплексы механизаторы Ранис Нәҗметдинов, “Накоряковский” совхозы механизаторы Нурулла Нуриев лаек булды.

Денис Паслер Свердловск өлкәсе Хөкүмәте Мактау грамоталарын “Уралсемпром” агрофирмасы тракторчысы Сәлимҗан Газизовка, "Нива" кооперативы директоры Рәфыйк Һурамшинга, "Молочный благодать" предприятиесе баш хисапчысы Нина Бесединага тапшырды.

Быел Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге оешуга 20 ел тула.

Свердловск өлкәсе губернаторы Указы белән милләтара һәм социаль-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге губернаторның Мактау дипломы белән бүләкләнде. Денис Паслер бүләкне вәкиллекнең җитәкчесе Ринат Садриевка тапшырды.

Бәйрәмдә "Казан егетләре", "Зө-ләй-лә" төркемнәре милли җырлар һәм биюләрне башкардылар.  

Татарстан Республикасыннан быел Кадниково авылында узган Сабантуй бәйрәмендә Кукмара районы катнашты.

Сабантуй бәйрәменең иң кызыклы чаралары - ат чабышы, көрәш, баганага үрмәләү, күзне бәйләп чүлмәк вату булды. Ярышта катнашучыларның һәркайсына бүләкләр каралган иде, көрәштә җиңүче традиция буенча тәкә алды.

Искә төшерәбез, 2016 елның май аеннан июльгә кадәр Урта Уралда 37 Сабантуй бәйрәме  узачак, аларда Свердловск өлкәсеннән 10 мең кеше һәм Россия төбәкләреннән килгән кунаклар катнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Свердловск өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.