Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының баш тренеры Хави Грасия белән очрашты

28.05.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Рубин" футбол клубының яңа баш тренеры Хави Грасия белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Казан мэры һәм "Рубин" ФК президенты Илсур Метшин, "Рубин" ФК генераль директоры Илгиз Фәхриев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында белдергәнчә, бүген "Рубин" алдында җитди бурычлар тора. Ул республика җитәкчелеге тарафыннан клубка ярдәм булачагын ышандырды.

"Рубин" Татарстан Республикасы бренды санала", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, кичә "Рубин" ФК баш тренеры Хави Грасия матбугат конференциясендә рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Бу уңайдан Казан мэры һәм "Рубин" ФК президенты Илсур Метшин Казан футболчыларының яңа остазының бурычы - Россия чемпионат медальләре өчен көрәш булуын белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.