Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында дәүләт түрәләре өчен коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләре буенча семинар узды

18.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручы затлар өчен коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды

Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төбәкнең дәүләт түрәләре, муниципаль район башлыклары, министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Коррупциягә каршы фәнни-мәгариф үзәге директоры Алексей Конов доклад ясады.

Семинарда дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтенең төп элементы буларак, конфликтлы мәсьәләләрне булдырмау һәм көйләү буенча коррупциягә каршы законны үтәү мәсьәләләре каралды.

Алексей Конов мәнфәгатьләр конфликтын көйләү максатларын билгеләде, мәнфәгатьләр конфликтына билгеләмә бирде, шулай ук конфликтларны булдырмау яки көйләү буенча чараларны атады.  

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.