Алексей Песошин “Безнең заман” V ачык республика эшче яшьләр иҗат фестивалендә гран-при тапшырды

18.11.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Безнең заман” V ачык республика эшче яшьләр иҗат фестиваленең гала-концертында булды.

Бу чара Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу мәйданчыгында узды.

Татарстан сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләренең яшь белгечләре кунакларга иң яхшы концерт номерлары күрсәттеләр.

Конкурсантлар “Вокал”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Минута славы”, “Визитка-презентация” номинацияләрендә ярыштылар.

Яшьләрнең  талантын Татарстанның халык артисткасы Резедә Галимова рәислегендәге абруйлы жюри бәяләде. Жюри составында шулай ук РФ халык артисты Дмитрий Назаров һәм Беренче канал проектларының баш музыка редакторы Марина Андрусенко бар иде.

Чарада катнашучыларны Алексей Песошин котлады. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләү сүзләрен укыды. “Узган биш ел эчендә “Безнең заман” иҗат фестивале эшче яшьләрнең үзләрен күрсәтү өчен кирәкле мәйданчыкка әверелде, эшче һөнәрләр хәрәкәтен үстерүгә үз өлешен кертә. Анда катнашучылар тиз үзгәреп торучы социаль чынбарлыкта үз урыннарын таба алуларын эшләре белән исбатладылар. Ышанам, фестиваль хәрәкәтенең перспективалары бик матур, аның җиңүчеләре эшче яшьләрнең яңа буыны өчен илһамландыручы үрнәк булачак”, - диелә сәламләү текстында.

Алексей Песошин фестивальдә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм барысына да яңа җиңүләр теләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.