Кытай Халык Республикасына эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-Министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Шэньчжэнь Югары технологияләр өлкәсендәге индустриаль технопарк белән таныштырды. Анда технопарк директоры Чжу Чживэй белән очрашу узды.
Чжу Чживэй Татарстан кунакларын каршы алды һәм 80-90 елларда Казан дәүләт университетында чакырылган студент булуы хакында хәбәр итте. Казанны ул җылы сүзләр белән искә ала һәм Татарстан казанышларын хуплый. Ул Кытай ИТ-компанияләре белән республика хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә әзер.
Шуннан ул Шэньчжэнь Югары технологияләр өлкәсендәге индустриаль технопаркы эшчәнлеге турында хәбәр итте. Бүген технопарк Кытай Халык Республикасындагы 156 технопарк арасында алдынгыларының берсе. Биредә фәнни тикшеренүләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләргә шартлар бар.
Бүген технопарк 11,5 кв. км мәйданда урнашкан, ягъни шәһәрнең 0,5 процентын һәм тулаем эчке продуктның 10,6 процентын җитештерә. Технопаркта 9 меңгә якын резидент предприятие бар һәм 450 хезмәткәр эшли. Чыгарылган продукциянең 90 проценты мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсенә карый. Технопарның төп резидентлары арасында Great Wall, Huawei,Zhongxing, Kexing, Kangtai, IBM, EPSON, OLYMPUS бар.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында билгеләгәнчә, Татарстан делегациясе технопарны күрергә мөмкинлеккә бик шат һәм хезмәттәшлек итәргә әзер: "Бүген ирешелгән элемтәләр алга таба да үсәр дип ышанабыз", - диде Татарстан Президенты. "Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Ышанам, сезнең энергия безгә зур казанышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Сезне Казанга чакырам, үзегез генә түгел, ә үзара файдалы хезәмәттәшлеккә әзер Кытай компанияләре белән килегез", - дип ассызыклады ул.