Дин
Татарстанда ислам һәм православие төп дини конфессияләр булып тора. Республикада озак вакытлар дәвамында алып барыла торган ике әйдәп баручы дини конфессия мәнфәгатьләре балансын саклау сәясәте милләтара һәм конфессия ара тынычлык һәм бердәмлекне саклау һәм ныгытуда мөһим роль уйный.
Уңай тенденция сыйфатында ислам һәм православие вәкилләре арасында тарихи урнашкан тотрыклы үзара аңлашуны, аларның үзара һәм безнең төбәк өчен гадәти булган башка конфессияләр – яһүд, католик һәм лютеран динен тотучылар белән бәйләнешне күрсәтергә кирәк.
Дини конфессияләр арасындагы хезмәттәшлек Татарстан Республикасындагы барлык гражданнар мәнфәгатендә төрле юнәлешләрдә үсеш ала, шул исәптән социаль әһәмиятле проектларны (наркотиклашуны алдан кисәтү, социаль яклаучысыз катлау белән эшләү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү һ.б.) гамәлгә ашыруда да.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ел саен җибәрелә торган 2012 елның 13 сентябреннән булган Юлламасында “Милләтара һәм конфессия ара мөнәсәбәтләрнең уңай хәле, төрле этник төркем һәм дин вәкилләренең үзара тыныч бәйләнеш һәм хезмәттәшлек рухы безнең һичшиксез казанышыбыз булды һәм шулай калачак”, дип ассызыклана.
2013 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында РФ Юстиция министрлыгы идарәсе мәгълүматлары буенча ТРда 1594 дини берләшмә теркәлгән (2012 елның 1гыйнварына 1505), шул исәптән: Рус православие чиркәве – 305; хак-православие чиркәве – 2; иске дин тарафдарлары – 5; рим-католик чиркәве – 2; әрмән апостол чиркәве – 1; ислам – 1193; будда дине – 1; ортодоксаль яһүд дине – 3; евангелие христианнары –баптислар - 26; евангелие дине христианнары – пятидесятниклар – 17; җиденче көн адвенистлары – 10; лютераннар – 5; реформаторлык чиркәве – 1; яңа апостол чиркәве – 1; свидетели Иеговы – 5; Иисус Христосның ахырзаман изгеләре чиркәве (мармоннар) – 1; соңгы гаһед (соңгы васыять) чиркәве -1; кришна аңы (вайшнавалар) – 2; бахаилар дине – 1; башка диннәр – 1.
Республикада дини төзелеш һәм дини оешмаларга куллануга һәм милек буларак бирелгән гыйбадәтханәләрне реставрацияләү дини яңарыш процессын ачык чагылдыра. Төрле конфессияләрнең 1763 дини бинасы һәм гыйбадәт йортлары эшли, шулардан 1382 мәчет- мөселманнар, 320 чиркәү- православие динен тотучылар, 61 гыйбадәт йорты башка конфессияләр кулланышында һәм милкендә.
Татарстан Республикасы үзендә теркәлгән дини җәмгыятьләр саны буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдагы урында тора. Соңгы елларда дини оешмалар саны тотрыкланган, дини җәмгыятьләрнең күп артмавы күзәтелә, нигездә әйдәп баручы конфессияләр – ислам һәм православие берләшмәләре.
Ике үзәкләштерелгән дини оешма – ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе итеп үзгәртелгән РПЧ Казан епархиясенең эшчәнлеге территориаль яктан бөтен республиканы үз эченә ала. Казан епархиясе каршында 9 монастырь, 1 руханилар семинариясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте каршында 10 мөселман дини белем бирү учреждениеләре, шул исәптән Россия ислам институты эшли.
1999 елның 28 августында “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законы гамәлгә керде. Анда күп милләтле республиканың үзгәлекле яклары исәпкә алынган, чиркәүнең дәүләттән аерылу хокукы режимының узенчәлекләре конкретлаштырылган, дини мөнәсәбәтләрне көйләүдә дәүләтнең тоткан урыны ачык билгеләнгән, таныла һәм яклана торган вөҗдан иреге һәм дин тоту ирегенең чикләре күрсәтелгән. Закон үзенең эчтәлеге белән вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге мәсьәләләрендә үзара аңлашу, түземлек һәм хөрмәткә ирешүгә юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 3 августында узган чираттан тыш сессиясендә “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына төзәтмәләр кертелде, алар кеше хокукларын һәм иреген яклауга, дини экстремизмнарны кисәтүгә, конфессияләр эчендәге һәм конфессияләр арасындагы бердәмлекне ныгытуга булышлык итүгә юнәлтелгән. Үзгәртүләр буенча чит ил гражданнары җирле дини оешмаларны оештыручылар була алмый. Моннан соң Россиялеләрнең генә андый хокукы бар. Ә дин әһеле булырга теләүчеләр дини белемнәре турында дипломнарын күрсәтергә тиеш булалар. Аны тану яисә танымауны, Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән дини оешмалар мөстәкыйль хәл итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Президенты һәм хакимият органнары вәкилләренең төп конфессияләрнең дини оешмалары белән үзара бәйләнеше сизелерлек көчәйде, дин әһелләре белән очрашу практикасы киңәйде, бу очрашулар барышында дин тотучыларны борчыган - яңа дини биналар төзү һәм яңадан торгызу проблемалары, дини белем бирү, дини-әхлакый тәрбия мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Президент Р.Н. Миңнеханов әһәмиятле мөселман чараларында – “Милли үзенчәлек һәм дин”, ”Изге Болгар җыены” – Бөтенроссия татар дин эшлеклеләре форумында, “Алексеевские перезвоны” колокол чыңы фестивалендә катнаша, дини уку йортларында була.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев инициативасы белән 2010-2015 елларга “Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” киңкүләмле проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Россиянең истәлекле урыннары булган күп дини объектлар төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барыла.