Халыкара фестивальләр һәм күргәзмәләр проектлары, дөньякүләм музыкаль премьералар һәм легендар театрлар гастрольләре, иҗат лабораторияләре, фольклор бәйрәмнәре – Татарстанның бай мәдәни тормышындагы кайбер күренекле вакыйгалар гына болар.
Тиңдәшсез “Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар” проекты кысаларында 2010-2011 елларда мәдәни мирасның 12 объекты торгызылды. Борынгы Болгарның музей зонасында мәдәни мирас объектларын реставрацияләү һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясен үстерү дәвам итә.
Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Татар-болгар язма әдәбиятының иң борынгы ядкәре – Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу вакыты 1212 ел дип билгеләнә. Иҗаты бөтен милли мәдәниятебез үсешенә зур йогынты ясаган Габдулла Тукайны “татарның Пушкины” дип атыйлар. Татарстанда һәм төрки мәдәниятләрне үстерү буенча халыкара ТЮРКСОЙ оешмасына керүче илләрдә 2011 ел, бөек татар шагыйренең истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, шулай ук шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Габдулла Тукай Елы дип игълан ителгән иде. Бу башлангычны ЮНЕСКО да хуплады. Юбилей чаралары Россия төбәкләренең күпчелегендә, шулай ук Казахстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Төркиядә, якын һәм ерак башка чит илләрдә узды.
Язучылар Лев Толстой, Сергей Аксаков, Максим Горький һәм Василий Аксенов, шагыйрьләр Евгений Боратынский, Гавриил Державин, Марина Цветаева һәм Никита Заболоцкий, рәссамнар Иван Шишкин һәм Николай Фешин, шагыйрь Муса Җәлил, композитор София Гобәйдуллина, музыкантлар Олег Лундстрем һәм Михаил Плетнев исемнәре Татарстан белән бәйләнгән.
Композитор Салих Сәйдәшев татар һөнәри музыкасына нигез салучы дип таныла. 1945 елда ачылган Казан консерваториясен оештыручылар арасында Россия музыка мәдәниятенең күренекле вәкилләре – Мәскәү һәм Петербург консерваториясенең классик музыка белеменә нигез салган шәкертләре дә бар. Казан консерваториясен тәмамлаучылар арасында – дөньякүләм мәшһүр музыкантлар София Гобәйдуллина, Олег Лундстрем кебекләр бар. XX гасыр башында һәвәскәр сәхнәләрдән үсеп чыккан Татар драма театры узган гасыр уртасында үзенең эстетикасы, драматургиясе, актерлык һәм режиссерлык мәктәпләре булган үзенчәлекле мәдәни күренеш буларак ныгып җитә. 1926 елда, илдәге милли театрлардан беренче булып, ул академия театры дигән исем ала.
Татарстан Республикасында 15 дәүләт театры, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы һәм башкалар эшли.
Ф.И. Шаляпин исемендәге опера, Р. Нуриев исемендәге классик балет, “Европа-Азия” заманча музыка халыкара фестивальләре, төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, “Созвездие-Йолдызлык-2010” республика телевизион яшьләр ачык эстрада сәнгате фестивале киң танылды.
2011 елда “Татар музыка җәүһәрләре” дигән халыкара проектны гамәлгә ашыру дәвам итте. Татарстан композиторларының симфоник музыка концертлары әлеге проект кысаларында беренче тапкыр Стокгольмда (Швеция), Иерусалимда (Израиль), Алматыда (Казахстан) узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры – республиканың бөтен Россиядә мәшһүр, аеруча күренекле музыка коллективларыннан берсе. Оркестр Россиядә беренчеләрдән буларак, Татарстан Республикасы Президенты гранты бирелеп, мөстәкыйль автоном учреждениесе статусы алды. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский инициативасы белән Казанда 4 халыкара музыка фестивале гамәлгә куелды: “Рахлин сезоннары”, Сергей Рахманинов исемендәге “Ак канәфер”, “Казан көзе” һәм София Гобәйдуллина исемендәге «СONCORDIA» заманча музыка фестивале.
Республикада иҗат берлекләре уңышлы эшли. 60 музей бар. Алар арасында: Дәүләт Эрмитажы белән Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлек җимеше – “Эрмитаж-Казан” үзәге.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында – 1550, шул исәптән 4 республика китапханәсе эшләп килә. Бердәм мәгълүмат ресурсы – “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе” порталы – kitap.tatar.ruhttp://kitap.tatar.ru – гамәлдә. Анда Милли китапханә базасында цифрланган документлар, шул исәптән аеруча кыйммәтле һәм сирәк китаплар белән эшләү мөмкинлеге бар.