Тарих

Кешенең хәзерге Татарстан территориясе җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә. Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культураларына нисбәтле бик күп истәлекләр сакланган.

Беренче дәүләт – Идел буе Болгар дәүләте – IX – X йөзләрдә оеша. Ул күп дәверләр буена Европаның төньяк-көнчыгышында нык үскән бердәнбер дәүләт була. Анда игенчелек, һөнәрчелек (шул исәптә металл эретү, кою), сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. Төбәк крәстияннәре үз җир-милекләренең ирекле хуҗалары була. 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы Шәрыкъ мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел белән Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый. 

1236-37 елларда Идел буе Болгар дәүләтен Батый хан гаскәрләре яулап алганнан соң, бу җирләр Алтын Урда карамагына керә. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның этник-мәдәни берләшүе - татар халкының формалашуына китерә. XV йөзнең I нче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оеша. Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал буе татарларының этнос булып формалашуы төгәлләнә. Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хакимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең Рус дәүләтенә буйсындырылуы белән тәмамлана. Төбәк белән идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәханәсенә тапшырыла.

1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты - Идел-Урал буе халыкларын христианлаштыру. Чиркәү, монастырьлар төзү башлана. Мондагы җирләргә күпләп руслар күчерелә, бу исә җирле халыкның милли составы үзгәрүенә җитди йогынты ясый. Татар халкы Казаннан, зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. XVI - XVII йөзләрдә татар халкының байтак өлеше яңа җирләргә - Чулман һәм Урал буйларына күченеп утыра. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православиене кабул итә. Җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара (Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1670-71), Батырша хәрәкәте (1755-56), Крәстияннәр кузгалышы (1773-75)). Нәтиҗәдә патша хакимияте сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була. 1773 елда Изге Синод барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булуын раслаган фәрманын игълан итә, 1784 елда татар морзаларына да рус дворяннары хокукы бирелә. 1708 елда Казан губернасы төзелә. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактура, вак һөнәрчелек нык үсеш ала, шулар җирлегендә XIX йөзнең I нче яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һ.б. эре сәнәгать предприятиеләре оеша. Шәрыкъ илләре белән сәүдә итүне үз кулларына алган татар сәүдәгәрләре катлавы, татар эшкуарлары сыйныфы тернәкләнеп китә.

XIX йөз ахырларына татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә. 1905-07 еллар революциясе татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомуммөселман сәяси партиясе - "Иттифакъ әл-мөслимин" программасына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмалары ("Йолдыз", "Вакыт", "Азат", "Азат халык", "Ирек", "Таң йолдызы", "Нур", "Фикер", "Урал", "Казан мөхбире", "Әлгасрелҗәдид", "Шура", "Аң", "Мәктәп" һ.б. газета-журналлар), татар профессиональ театры ( "Сәйяр") барлыкка килә. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент - Милләт Мәҗлесе җыела. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. үзидарә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала. Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын төзү проекты игълан ителә, әмма ул проект та гамәлгә ашмый. Шулай булса да татар халкының үз дәүләтчелеген торгызуга беренче адым ясала: 1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куела. Совет хакимияте елларында Татарстан авыл хуҗалыгы, күптармаклы сәнәгать, заманча фән һәм мәдәният үсеше өлкәләрендә алга киткән төбәккә әверелә. Әмма 1920 елларның 2 нче яртысыннан Совет хөкүмәтенең рус булмаган милләтләргә карашы җитди үзгәрә: милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген чикләү сәясәте өстенлек ала, бу исә аларның телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүгә зур зыян китерә.

ХХ гасыр ахырында Татарстан дәүләтенең үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. 1990 елның 30 августында Республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителә. 1992 елның март аенда үткәрелгән референдумда һәм 1992 елның 6 нояберендә кабул ителгән яңа Татарстан Республикасы Конституциясендә Республиканың яңа дәүләт статусы карала. 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү һәм ике якка да караган эшләрне тапшыру" дигән шартнамәгә кул куеды. Бу шартнамә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы конституцияләре белән беррәттән яхшы мәгълүм булган Россия - Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр моделе формалашуда хокукый нигез булып хезмәт итте.

2007 елның 26 июнендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр һәм эшләр бүлешү турында Шартнамәгә кул куелды, ул үзенә күрә 1994 елгы Шартнамәнең «дәвамчысы» булды. 2007 елгы Шартнамә, Татарстан Конституциясен республика дәүләтчелегенең нигезе дип танып, республиканың гамәлдәге статусын ныгытты. Шартнамәдә Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидатның ике дәүләт телен белергә тиешлеге турындагы таләп каралган, республиканың халыкара багланышлары дәрәҗәсе, ватандашлар белән эшләү кирәклеге расланган.