Яңалыклар

22.04.2023

Татарстан Республикасында 26 апрельдә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.04.2023

Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

22.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең ничек баруы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

22.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана «Корстон» (Казан) КСКК мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

21.04.2023

Бүген Казан метрополитенының икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң аралык тоннелен казу тәмамланды. Тоннель үткәрү машинасының чыгуын Татарстан Республикасы Рәисе, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов күзәтте.

21.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә тантаналы вәгазь һәм намаз укыды.

21.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве.

20.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов R1 компанияләр төркеме генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» (BROZEX) компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда шулай ук ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

20.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ВТБ банкы президенты – идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты.

20.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп нотык белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Битләр: << 361 362 363 364 365 366 367 368 ( 369 ) 370 >>