Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

21.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә тантаналы вәгазь һәм намаз укыды.

Ураза бәйрәме - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе, ул изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели.

Татарстан мөфтие Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды. Дәүләт башлыгы мөселман оешмаларының милләтара һәм динара диалогны саклауга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән өлешенең кыйммәтен билгеләп үтте.

Шулай ук Камил Сәмигуллин Ураза бәйрәме уңаеннан Татарстан Рәисенең мөрәҗәгатен укыды. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, ил өчен авыр вакытта традицион идеалларга һәм кыйммәтләргә тугры калу, үз гаиләң өчен иман, әхлак һәм җаваплылыкны ныгыту аеруча мөһим.

Үзенең вәгазендә мөфти яман теллелек темасына тукталды һәм ялган, тикшерелмәгән хәбәрләр таратудан кисәтте, шул исәптән социаль челтәрләр аша да.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.