Бүген Казан метрополитенының икенче тармагында «Зилант» станциясеннән «Академия» станциясенә кадәр уң аралык тоннелен казу тәмамланды. Тоннель үткәрү машинасының чыгуын Татарстан Республикасы Рәисе, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов күзәтте.
Метроның икенче тармагының беренче эшләтеп җибәрү комплексын төзүне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла. «Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия» станцияләреннән торган беренче участокның гомуми озынлыгы 5 км 750 метрга җитә. Барлыгы тармак дүрт станциядән торган өч блокны үз эченә алачак.
Эшләрнең барышы турында «Казметрострой» башлыгы Марат Рәхимов республика Рәисенә хәбәр итте. Ул, метро төзелеше график буенча бара, дип хәбәр итте. Тоннельнең гомуми озынлыгы «Зилант»тан «Академия» станциясенә кадәр 870 метр тәшкил итә, ярты ел вакыт ала. Метроның икенче тармагының беренче чираты кысаларында тоннельләрнең барлыгы 65%ы үтелгән.
"Хәзер без кирәкле ремонт эшләрен башкарачакбыз, машинаны котлованның чираттагы очына күчерәчәкбез һәм якынча бер айдан соң Фучик урамына кадәр киләсе тоннельне казый башлаячакбыз», - диде Марат Рәхимов.
Ул шулай ук соңгы ел ярым метро төзүчеләрнең әкренләп ил җиһазларына, шул исәптән эштә кулланыла торган программа тәэминатына күчүләрен билгеләп үтте.