Яңалыклар

05.07.2010
Октябрь аенда Татарстанда ике мөһим сәяси вакыйга көтелә- муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар һәм Бөтенроссия халык исәбен алу кампаниясе. Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советының 32 нче утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу кампанияләрне уздыру һәм әзерлек эшләренә, нигездә, бер үк актив җәлеп ителгән. Һәр ике кампанияне дә тиешенчә уздыру өчен бөтен көчне кую таләп ителә. Сәяси совет Сектетаре эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру буенча актив составын киңәйтергә чакырды.
05.07.2010
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Альфа-Банк” ААҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.

Яклар “Альфа-Банк”ның Татарстанда эшчәнлек перспективалары, шулай ук “АльфаСтрахование” иминият төркеменең республика базарындагы эшчәнлеген киңәйтү хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашкан.
03.07.2010
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Нурлат районында ветераннар өчен төзелә торган йортларны карады. Республика Хөкүмәте башлыгы бик канәгать калды. Ул төзелеш материаллары сыйфаты һәм йортның планировкасы белән кызыксынды.
03.07.2010
Бүген Ижауда уза торган Федераль Сабан туенда илнең 40 төбәге вәкилләре катнаша. Күпсанлы делегацияләр Сабан туе узачак Киров исемендәге паркка иртәнге сәгать 10нан җыела башлады. Аларны үзәк капка янында Удмуртия иҗат коллективлары каршы алды һәм теләүчеләрне чәкчәк белән сыйлады.
02.07.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбов өлкәсендә Россия Президентының өстенлекле илкүләм проектларын гамәлгә кую Советы президиумы утырышында катнаша.

Совет утырышын Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин үткәрә.
01.07.2010
Бүген «Татнефть» һәм Германиянең «Preiss-Daimler Group» компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Татнефть-Алабуга Пыяла җепсел” уртак предприятиесен ачты.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлок, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «P-D Group» президенты Юрген Прайсс-Даймлер катнашты.
30.06.2010
Бүгенге көннән башлап Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде. ТР Хөкүмәтенең бу карары Премьер-министр Илдар Халиков тарафыннан имзаланды.

Гадәттән тыш вәзгыять режимын кертү турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган ТР Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында игълан ителде. Аның сүзләренчә, янгын чыгу очракларын киметү һәм торак пунктларны су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән янгын-кисәтү чаралары комплексы эшләнгән.
30.06.2010
Краснодар крае җитәкчелеге дәүләт идарәсендә IT-технологияләр кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра. Бу хакта бүген Кубань губернаторы Александр Ткачев Татарстан башкаласында IT-паркта белдерде. Краснодар краеның министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләрен ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров озатып йөрде.
29.06.2010
Иртәгә Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелә. Бу хакта ТР Лаеш районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика семинар-киңәшмәсендә белдерелде.
29.06.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенең I этабы нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте. Республикада программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева игълан итте.

Битләр: << 2091 ( 2092 ) 2093 2094 2095 2096 2097 2098 2099 2100 >>