Илдар Халиков Нурлат районында ветераннар өчен төзелә торган йортларны карады
03.07.2010ТР Премьер-министры Илдар Халиков Нурлат районында ветераннар өчен төзелә торган йортларны карады. Республика Хөкүмәте башлыгы бик канәгать калды. Ул төзелеш материаллары сыйфаты һәм йортның планировкасы белән кызыксынды.
“Мин биредә күргәннәр башка районнар белән чагыштырганда яхшырак. Әмма проблемалар күп әле. Йортлар матур һәм пөхтә салынырга тиеш, алар биредә озак вакыт торачак. Барысын да яңадан тикшереп чыгарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков биредәге җитәкчелек белән сойләшкәндә.
Билгеләп үтәбез, Нурлат районында 309 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши. 212се социаль ипотека программсы буенча фатир алачак. Бүген алар өчен районда тугыз 18 фатирлы һәм ике 36 фатирлы йортлар төзелә. Эшләр декабрьдә төгәлләнергә тиеш.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.