Яңалыклар

22.06.2010
Бүген Казан Кремленың Президент резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы (ИИР) Казвин останы (провинциясе) җитәкчесе (губернаторы) Әхмәд Әҗәм белән очрашты.
22.06.2010
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзү белән шөгыльләнүче Татарстан муниципаль районнары һәм республика ведомстволары җитәкчеләре һәр йорт буенча даими оператив мәгълүмат белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында үткәргән киңәшмәдә белдерде.
22.06.2010
Бүген Татартсан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Санкт-Петербург халыкара тауар-чимал биржасы” ЯАҖ президенты Сергей Маслов белән очрашты.
21.06.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә спорт инфраструктурасын үстерү һәм файдалану буенча эшлекле төркем утырышында катнаша.
21.06.2010
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән "Burrill&Company" (АКШ) халыкара венчур фондының башкаручы директоры Стивен Беррел әфәнде очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
21.06.2010
Бүген Мамадыш муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылуы турында белдерелде.

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Элек Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Анатолий Иванов районда җитәкчелек итәчәк.
20.06.2010
Татарстан киләчәктә дә Кувәйт белән мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерәчәк һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен барлык көчен куячак. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Гадел Абдулла Әл-Фаләх белән очрашуда белдерде.
20.06.2010
Татарстандагы Сабантуйлар парады бүген Казанда тәмамланды. Халкыбызның милли бәйрәме башкаланың 4 мәйданында оештырылган иде. Сабан туе мәйданының берсе, традиция буенча Аккош күле урман паркы зонасында гөрләде. Элегрәк елларда бу мәйданда башкаланың Киров районы Сабан туе узган булса, быел Аккош күле Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары халкын да үзенә җыйды. Казанлыларны бу матур бәйрәм белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Дәрәҗәле кунаклар арасында шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Мәскәү шәһәре,Төркия, Кувәйт, Болгария һәм Казахстан делегацияләре бар иде.
19.06.2010
Бүген Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган Болгар җыенының рәсми ачылышында РФ һәм ТР рәсми вәкилләре, килгән чит ил кунаклары дини даирәләргә хөрмәт күрсәтеп күрешеп чыккач, изге дога белән тантана башланып китте.
19.06.2010
Бүген борынгы Болгар шәһәрендәге җыен өчен тарихи һәйкәлләр янында төзелгән сәхнә түрен, Татарстан җитәкчелеге, дини даирә башлыклары белән бергә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ТР Дәүләт камера хоры артистлары, Коръән уку осталыгына уздырылган конкурс җиңүчеләре алды: мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары, Коръән сүрәләре яңгырады.

Битләр: << 2091 2092 2093 ( 2094 ) 2095 2096 2097 2098 2099 2100 >>